Loading

Каюм Насыйри бөек татар мәгърифәтчесе

КАЮМ НАСЫЙРИНЫҢ хезмәтләреннән

Татарларның кием-салымнары

Белгән кеше бар микән: бу татар мөселманнарның киеменең формасы кай заманадан бирле калган икән? Татарда бар кием: күлмәк, ыштан, камзул, казаки, җилән, чапан, чикмән, кыска тун, өч билле тун, толып, чалбар, бишмәт, читек, кәвеш, башмак, бүрек, такыя, кәләпүш. Бу киемнәрнең бәгъзесе бар, башка халыкта һичберәүдә күренми, һичбер халыкның киеменә охшамый. Бу якын-тирәдәге халыкларда ирләр күлмәге күбрәк озынлыгы тезгә җитәр-җитмәс буладыр, җиңел ситсадан яки бүздән, һәркем үзенең теләгәненә күрә; әмма ирләр ефәктән күлмәк-ыштан кимиләр вә гайре киемнәр һәм кимиләр; ефәк кием кимәк шәригатьтә ирләргә дөрес түгел. Әмма кәләпүшне ефәктән тегеп кияләр, зарар юк.

Казан татарларының ашау-эчүләре

Һичничек булса да булсын, бу аш бик күптөрле буладыр. Иң кирәкле аш — икмәк, ит, шурпа. Әмма гадәти ашларның берничәсен хәтерегез өчен язаек. Менә инде баеракларда аш ни-нәрсәдән хәзерләнә: ит, май, су, тоз, дөге, ярма, он, җимеш, каз ите, үрдәк ите, тавык ите (балыктан аз хәзерлиләр), алма, йомырка, кишер, кабак вә башка нәрсәләр. Йорт ашы була, күбрәк вакыт ит, токмач, яисә ит, салма, яисә пилмән. Әгәр кунак чакырылса, зыяфәт өчен күптөрле аш хәзерләнә. Бер чибәр генә бай кеше кунаклар чакырып сыйламак булса, гадәти аш — иң әүвәл пылау китерәләр.

Пылауны казанда пешерәләр. Ул пылау ике төрле була. Әйтәләр, сарт пылавы вә дәхи берсе гадәти Казан халкының пылавы.

Казан халкы күбрәк бу рәвешчә хәзерли: әүвәл пешкән итне бик һәйбәтләп турый, дөгене коры суда пешереп ала; аннан соң кайнар казанга сала май, казан астында азрак эссе күмер булсын. Әмма май, сары май яхшырак, куй һәм ярый. Аннан эрегән майга тураган итне сала. Ит өстенә вак кына турап кишер, суган сала, йөзем җимеше сала, аның өстенә пешкән дөгене сала. Шулай булсын: итләр, суганнар, кишерләр бары да дөге астына кереп калсын. Аннан соң казанны каплап дәмләп куялар. Кайнар казанда пылау бер сәгать йә сәгать ярым тора. Казаннан бушатып алалар, бик яхшы аш була. Аннан соң токмач, йә салма, йә пилмән китерәләр. Әмма бу ашлар һәркемгә билгеле, бу ашлар хакында бернәрсә язмасак та белерсез.

Татарларда йорт-җир мәсьәләсе

Шәһәрдә вә калада торучы мөселманнарның йортлары-җирләре авыл халкының йортларына караганда күп пакизә һәм аермасы бар. Моны һәркем дә беләдер. Әмма без әүвәлән бераз каләм тартаек шәһәр халкы хосусында. Бу шәһәрдә үз йорты булып, үз йорты белән торган кеше яхшы тора, үзе теләгәнчә. Әмма аларның йортлары тышкы яктан караганда урыс йортларыннан бер дә аермасы юк. Әмма өйнең эченә керсәң, өйнең эчтәге төзеклеге урыс өйләренә бер дә охшамый, һичбер татар өендә юк урамнан керә торган ишек, булса да бик сирәк булыр. Күп вакытны татар өйләре була ике яклы, ягъни ирләр ягы, хатыннар ягы; ирләр өчен үзләренә бер ишек, хатыннар өчен үзенә бер ишек. Хатыннар ирләр ягыннан йөрмәсләр. Һәм күп өйләрдә тәһарәтханә хатыннар өчен башкача була. Бу эшләр мөселманның шәригатенә шулай килешә.

Ирләр ягында хатын-кыз нәрсәсе — киемдер-салымдыр булырга тиеш түгел.

Гыйлем алу турында

И газиз бала! Агяһ бул, адәмгә иң әүвәл бигрәк кирәк вә бигрәк лазем нәрсә — гыйлемдер. Вә гыйлем дигәнебез белмәгән нәрсәне үгрәнеп вә сорашып белмәктер. Вә наданлык дигәнебез белмәклеге лазем булган нәрсәне белмәссезлектер. Бу наданлык кешене игътибардан чыгара торган нәрсәдер вә хайван дәрәҗәсенә кертә торган сыйфаттыр. Кайда барса да, надан кешенең кадере юктыр. Инде гыйлем үгрәнмәгә, ниятеңне яхшы дөресләп укымага, язмага вә һөнәр, вә мәгърифәт хасыйл итмәгә иҗтиһад кыйл, чөнки гыйлем вә мәгърифәт иясе һәр җирдә хөрмәтле булып, халык арасында кадере зур булыр. Наданлык һәркайчан сине үкендерер, һай, гомерем үтте, сабак укымадым, надан калдым, дирерсән… Наданлык шундаен бер сыйфаттыр. Илаһи ният кыйлдым гыйлем үгрәнмәккә, белмәгәнемне белмәк өчен вә белмәгәннәргә үгрәтмәк өчен, вә шәригатьне тергезмәк өчен, вә дин исламны бакый кыйлмак өчен, дип ният итеп гыйлем үгрәнмәгә иҗтиһад кыйла күр… Наданлык сыйфаты бик яхшы сыйфат түгел. Надан кала күрмә, сабак укыганда белмәгән вә аңламаган сүзеңне хәлфәдән сора. Укып кына белми кеше, сорашып күбрәк гыйлем хасыйл була. Ни укысаң да, сабак алган вакытта белми китәргә бер дә ярамас. Белмәгән сүзеңне хәлфәңнән йә башка кешедән сорарга бер дә оялма…

Хәлфәңне борчып бетер, бу тугрыда хәлфә сиңа бер дә рәнҗемәс. Инде һәркайчан мәсьәлә сорасаң, ашыгып сорама, үзеңә гыйбадәткә вә мөгамәләгә тиешле мәсьәләне сора. Урынсыз ашыгып сорасаң вә тиешсез мәсьәләне сорасаң, оятка калырсән, наданлыгың зоһур булыр…

Табышмаклар

Насыйри теркәп калдырган табышмаклар җыелмасы

Ул нидер кем, йөздер аның бармагы,

Сигез аяк өстендәдер тормагы;

Биш башы бар, биш тәне бар, дүрт җаны,

Ни гаҗәптер биш барып дүрт кайтмагы.

Хисап дәресләре

Каюм Насыйри язган күпсанлы хезмәтләр арасында хисап дәреслеге дә бар. Бер гасыр элек балаларны санарга, кушарга, тапкырларга-бүләргә ничек өйрәткәннәр соң? Әлбәттә, ул чордагы ысуллар белән бүгенге заманда кабул ителгән методика арасында күп аермалар бар. Ләкин шулай да охшаш һәм хәтта кабатлана торган яклар да юк түгел. Игътибарыгызга Насыйриның хисап дәреслегеннән мәсьәләләр тәкъдим итәбез. Сез укыгандагы мисалларга охшаган микән алар?

Көн саен итек алсаң…

Бер балага анасы 75 тиенгә итек сатып алып бирде. Угылы итекне киде дә китте. Көне буе пычрак сөреп йөрде. Иртәгесен нишләсен, итекне аягына кияр хәл юк, итек аякка керми, каткан. Бала анасыннан, тагы яңа итек алып бир, дип сорый башлады. Ул баланың бер тутасы бар иде, моны ишетте дә энесенә әйтте:

– Синең хәтереңдә бармы, абый безгә бервакытны бер сүз әйткән иде. Сүзе шул иде, елда 365 көн дигән иде. Син исәпләп, исәбенә чык әле. Әгәр дә әни сиңа көн дә син сораган саен яңа итек алып бирсә, күпме акча кирәк булыр? – диде.

Каюм Насыйри турында «Милли байрак» журналының 1937 ел өчен 87 нче санында хатирә-мәкалә чыккан. Татар җәмәгатьчелеге энциклопедист галимнең эшчәнлегенә нинди бәя биргән?

Report Abuse

If you feel that this video content violates the Adobe Terms of Use, you may report this content by filling out this quick form.

To report a Copyright Violation, please follow Section 17 in the Terms of Use.